Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:59

Янгында өч баланың гомере өзелгән

Туймазы районының Кандра авылында бүген төнлә куркыныч фаҗига булган — янгында кечкенә өч баланың гомере өзелгән.

Шуңа бәйле рәвештә, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы үткәрелде.
Утырыш Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров җитәкчелегендә үтте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, утырышта янгыннарда балаларның һәлак булуын кисәтү мәсьәләсе каралган, киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмау, балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик эшнең яңа ысулларын эшләү буенча бурычлар куелган.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: