Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:16

Радий Хәбиров үзе укыган бинада булды

Ишембайда Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Уфа дәүләт нефть техник университеты филиалында булды, уку йортының үсеш перспективалары хакында фикер алышты.

1982 елга кадәр филиал бинасында Радий Хәбиров белем алган 11нче мәктәп урнашкан булган.
Мәктәп елларын республика җитәкчесе укытучылары Әллүрә Сафиуллина һәм Әнвәр Шәңгәрәев белән очрашу вакытында искә алды.
Шуннан соң Радий Хәбиров банкрот дип игълан ителгән оек фабрикасы тулай торагында яшәүчеләр белән очрашты.
Бүлмәләр конкурс кысаларындагы сәүдәләрдә сатылган, ләкин биредәге кешеләрнең күчәр урыннары юк. Республика җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итәчәген әйтте.
Радий Хәбиров үзе укыган бинада булды
Фото: ИА "Башинформ".
Читайте нас: