Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:28

Радий Хәбиров: " Металл кыручы өйрәнчеге булып эшкә урнашуым белән горурландым!"

Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Ишембай районының сәнәгать потенциалы белән якыннан танышты, дип язган идек инде. Моның турындагы шәхси фикерен ул үзенең социаль челтәрләрендә дә урнаштырган.

"Ишембай малайларының күбесе мәктәпне тәмамлаганнан соң заводка эшкә килергә, гаять зур вездеходлар җыярга хыяллана иде. Мин шулай эшләдем дә - металл кыручы өйрәнчеге булып эшкә урнаштым, моның белән нык горурланып йөрдем...
Радий Хәбиров: " Металл кыручы өйрәнчеге булып эшкә урнашуым белән горурландым!"
Бүген шәһәр предприятиеләре авыр заманнар кичерә. Әмма алга китеш бар. Акрынлап Оборона министрлыгыннан да, Русиянең эре компанияләреннән дә заказлар килә. Яңа продукцияләр җитештерелә. "Инман" заводы Русиядә дә, чит илләрдә дә бик кирәкле кран-манипуляторлар чыгара. "Витязь"да гына да - 1 500 эш урыны, яхшы хезмәт хакы.
Мондый заводларга ярдәм итәргә, яңа заказлар эзләргә, модернизацияләргә, киңәйтергә кирәк. Бу хакта Мин Русия сәнәгать министры Денис Валентинович Мантуров белән очрашуда сөйләргә җыенам. Заводлыларга Сәнәгатьне үстерү фонды линиясе һәм башка программалар буенча ярдәм итәчәкбез…", - дип язган Радий Хәбиров.
Радий Хәбиров: " Металл кыручы өйрәнчеге булып эшкә урнашуым белән горурландым!"
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәреннән.
Читайте нас: