Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:54

Радий Хәбиров: "Май сыгу заводын урындагы чимал белән тәэмин итәргә кирәк!"

Радий Хәбировның Күмертауга эш сәфәре кич белән май сыгу заводында тәмамланды. Башкортстан җитәкчесе холдинг компаниясенең генеральный директоры Александр Махров озатуында үзәк диспетчерлык предприятиесендә булды, көнбагыш эшкәртү процессын карады.

"Минем үземә бу яңа предприятиене күрү мөһим иде", - диде Хәбиров.
Заводның төнге территориясе буйлап җәяү йөргәндә "Сигма" директоры предприятиенең үсеш перспективалары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: Күмертау май сыгу заводы 2016 елда эшләтеп җибәрелде. Инвестицияләр күләме 4,5 миллиард сум тәшкил итте. Предприятиедә
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, иң мөһиме - предприятиене республика кырларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
"Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрен үстерергә һәм авылда яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк", — дип билгеләп үтте Башкортстан җитәкчесе.
Фото: Олег Яровиков фотолары
Читайте нас: