Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:06

Радий Хәбиров кече ватанында эш сәфәрендә

"Бу урыннарны яхшы хәтерлим. Әти-әниемнең биредә бакчасы бар иде. Ничек яшисез монда, нинди проблемалар борчый?" -- дип сүз башлады Радий Хәбиров Ишембай шәһәренең Кузьминовка бистәсендә яшәүчеләр белән.

"Без монда актив төзелеш эшләре белән мәшгуль. Ләкин безгә Сезнең ярдәм кирәк. Су һәм газ кертергә иде. Әлегә бездә электр казаннары һәм ноябрь аенда гына да 15 мең сум акча түләргә квитанция килде. Су белән дә проблемалар. Әйтерсең, су урынына нефть ага башлады", -- дип сөйләде урындагы халык.
Биредәге җир участоклары, нигездә, ташламалы категория гражданнарга бирелгән. Күпбалалы гаиләләр дә бар.
"Киләсе елның көзенә кадәр монда үзәкләштерелгән су һәм газ үткәргечләр салачакбыз", -- диде Радий Хәбиров һәм хакимият башлыгы Марат Гайсинга юлларга вак таш салу белән шөгыльләнергә кушты, чөнки төзелеш барганда капиталь юл төзүнең мәгънәсе юк.
Республика җитәкчесе халыктан табиблар янына ничек барулары, автобуслар белән хәлне сорашты. Бу өлкәдә дә проблемалар барлыгы ачыкланды. Аеруча табибларга эләгү авыр икән.
Радий Хәбиров бу мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта ул 2008 елда ук сүз биргәнен искә төшрде һәм "вәгъдәләрне үтәргә вакыт җитте", -- диде.
Читайте нас: