Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:50

Радий Хәбиров: Күмертауда яңа стадион булачак

Күмертауда элекке"Горняк" стадионы урынына яңа стадион төзелеше башланачак. Бу хакта Радий Хәбиров "Сапсан-Арена" боз сараен ачу тантанасында хәбәр итте.

"Проект карары бар, төзелешнең якынча бәясе 260 миллион сум дип бәяләнә. Без Күмертау хакимияте башлыгы белән төзелешнең 10 процентын шәһәр үз өстенә алырга тиеш, калган сумманы республика бүлеп бирәчәк, дип килештек. Шәһәр башлыгы урынында мин бүген үк бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлар идем. 2020 елга Күмертауда яңа стадион барлыкка килергә тиеш", - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Башкортстан җитәкчесе Күмертаудагы шундый заманча боз сарае өчен "Башнефть" компаниясенә рәхмәт белдерде.
Фото: Олег Яровиков фотолары
Читайте нас: