Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:26

Радий Хәбиров Ишембай районының социаль объектларында булды

Бүген Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эш сәфәре барышында Ишембай районының социаль объектларында булды.

Төбәк җитәкчесе Петровское авылында 1966 елдан бирле эшләп килүче балалар йортында булды. Бүген биредә 24 бала яши: 15 малай һәм 9 кыз.
Балалар йорты директоры Рөстәм Мирасов сүзләренә караганда, балалар саны акрынлап кими бара. Аларның күбесе яңа гаиләгә алына.
Радий Хәбиров балалар белән аралашты, аларның укудагы уңышлары, шөгыльләре, киләчәккә планнары белән кызыксынды, Уфага экскурсиягә чакырды. Тәрбияләнүчеләрнең берсе - 10 яшьлек Маргарита Ишимовага республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы күптән түгел приютларда тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелгән әдәби конкурс лауреатлары белән очрашу вакытында төшкән фотоларын бүләк итте.
Район башлыгы Марат Гайсин хәбәр иткәнчә, бүген ятим балалар өчен торакка чиратта якынча 100 кеше тора. Ел саен әлеге максатларга Ишембай үзәгендәге яңа йортлардан 20 фатир бүлеп бирелә.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: