Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:37

Күмертауда "Сапсан-Арена" боз сарае эшли башлады

Бүген Күмертау шәһәрендә "Сапсан-Арена" боз сараен ачу тантанасы узды.

Аның төзелеше 2015 елда башланган иде. Комплекста 600 урынга исәпләнгән трибуналар, VIP-ложа, алты чишенү бүлмәсе урнашкан. Биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнү һәм бозда төрле тамашалар үткәрү өчен бөтен кирәкле шартлар тудырылган. Күмертаудагы ябык боз аренасының гомум бәясе 315 миллион сум тәшкил иткән. Кирәкле акчаны "Башнефть" компаниясе биргән.
"Күмертау белән мине күптәнге мөнәсәбәтләр бәйли, мин биредә университетта укыган вакытта студентлар төзелеш отрядында эшләдем. Искиткеч Боз сарае төзелгән, ә бәйрәмгә буш кул белән килергә ярамый. Шуңа мин шәһәргә яңа стадион бүләк итәргә карар иттем", - диде Радий Хәбиров һәм аның сүзләре көчле алкышлар белән каршы алынды.
Ә урындагы "Сапсан" хоккей командасына Башкортстан җитәкчесе ярышларга йөрү өчен уңайлы автобус бүләк итәргә вәгъдә бирде. Башкортстан хоккее легендасы Рәшит Гыймаев Радик Хәбировка хоккей кәшәкәсе тапшырды.
"Сезгә яңа спорт казанышлары, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек телим!Монда яңа Третьяклар, Фетисовлар, Родниналар, Овечкиннар, абыйлы-энеле Гыймаевлар үсәр дип өметләнәм", - дип теләде төбәк башлыгы.
"Бу көнне без гомерлеккә истә калдырачакбыз. Бу бик шәп - хәзер инде үзебезнең бозга чыгу. Без көн саен шөгыльләнәчәкбез, безнең төп хоккей командасы "Салават Юлаев"та уйнарга телибез, ә, бәлки, Русия җыелма командасы формасын да кияргә насыйп булыр, — диде Күмертауның яшь хоккейчылары "Башинформ" агентлыгына.
Биредә хоккей тартмасы Милли хоккей лигасы стандарты буенча төзелгән.
"Безнең шәһәрдә яшәүчеләр хоккейны ярата, һәм монда Башкортстан чемпионаты матчларын, башка турнирларны уздырырга мөмкин. Спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган", — дип билгеләп үтте Күмертау хакимияте башлыгы Борис Беляев.
Фото: Олег Яровиков фотолары
Читайте нас: