Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:34

Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды

Бүген Күмертауга эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Квантолаб" балалар технопаркында булды.

Бу - инженер фәннәре өлкәсендә компетентлы остазлар җитәкчелегендә проект команда эшчәнлегенә нигезләнгән яңа белем бирү форматы. Ул шәһәр Балалар иҗаты үзәге базасында "Русия вертолетлары" предприятиесе һәм мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды белән партнерлыкта оештырылган. Технопаркка ел саен якынча 800 бала йөри алачак.
Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды
"Квантолаб" үз эченә хайтек-цех, хели(аэро)квантум, робоквантум, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык, сәнәгать дизайны, геоквантум, IT-квантум һәм уртак проект эшчәнлеге өчен коворкинг-зона кебек юнәлешләрне ала.
Радий Хәбиров остазлар һәм яшь квантолабчылар белән аралашты, аларның эшләнмәләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды, уку зоналарын карап чыкты.
Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды
Мәсәлән, хайтек-цех заманча югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган: 3D-принтер, ЧПУ белән станоклар, лазер, паяль станцияләре һәм башкалар. Балалар үз эшләре турында сөйләде, эшләгән әйберләренең үрнәкләрен күрсәтте.
Хель(аэро)квантумга йөрүче укучылар сүзләренә караганда, алар пилотсыз очу аппаратларын конструкцияләү, микроконтроллерларны программалаштыру белән шөгыльләнә.
Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды
VR/AR зонасында балалар төбәк җитәкчесенә казанлык эше симуляторы мисалында виртуаль чынбарлык технологиясен сынап карарга тәкъдим итте. "Чыннан да, кызыклы хис-кичерешләр, әйтерсең, чын казанлыкта йөрисең һәм эшлисең, бу бик зур тарих", — дип билгеләп үтте республика Башлыгы.
Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды
Ә технопарк фойесында квантолабчылар робототехника буенча ярышлар оештырды. Биредә иң кечкенә junior-квантум мәйданчыгы да каралган, анда конструкторлар нигезендә кечкенәләр инженер-техник иҗатның беренче күнекмәләрен ала.
Күмертау балалар технопаркында Радий Хәбиров виртуаль чынбарлыкта булды
Ахырда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы теләкләр диварында истәлек язу калдырды: "Кояшка омтылыгыз, тәвәккәлләгез,
хыялланыгыз! Барысы да килеп чыгар, үз-үзеңә нык ышанырга гына кирәк!"
Фото: БР Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: