Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:30

Ишембай районының Әрметрәхим авылы да газлы булачак

Петровское балалар йортыннан чыкканда Радий Хәбировны урындагы халык каршы алды. Күрше Әрметрәхим авылы мәчете имам-хатыйбы Флүр Дәминов республика башлыгыннан торак пунктны газ белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады.

"Безнең авылда газ бар, әмма барлык урамнарда да юк, дүрт урам халкы үз йортларын электр белән җылытырга мәҗбүр. Бу кыйммәт, 8 мең сум чамасы җылылык өчен генә түләргә туры килә, кайвакыт электр бетеп тә куя", - ди мулла.
Ишембай районының Әрметрәхим авылы да газлы булачак
Ишембай районы хакимияте башлыгы Марат Гайсин, моның өчен проект эшләргә кирәк, ди, әмма моңа ким дигәндә ярты ел таләп ителә.
"Сезнең бу вакытыгыз бар, кирәкле документларны әзерләгез, финанс белән республика ярдәм итәчәк, — диде аңа Радий Хәбиров.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан
Читайте нас: