Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:20

"Һичшиксез, көтү вакытын нормативка җиткерәчәкбез!"

Кичә язганыбызча, республика җитәкчесе Ишембай районында эш сәфәре барышында күпфункцияле үзәк эшчәнлеген дә тикшерде. Моның турындагы шәхси фикерен ул үзенең социаль челтәрләрендә дә урнаштырган.

"Ишембай күпфункцияле үзәгендәге вәзгыять әле дә куанырлык түгел. Уртача алганда, биредә кешеләр хәзер 52 минут чират тора. Бер ай элек бик начар иде - берәр кәгазь алуга 2-3 сәгать вакыт үтә иде. Бу - система проблемасы, собес системасыннан төгәл уйланылмыйча күпфункцияле үзәккә күчү проблемасы.
Бу мөмкин булган җирдә без офислар санын арттырдык, тәрәзәләр өстәдек, белгечләргә хезмәт хакын күтәрдек. Бер ай эчендә Ишембайга 9 яңа хезмәткәр килде. Барлык офислар да алты көнлек эш атнасына күчте, сигездән сигезгә кадәр, 12 сәгать эшли. Һичшиксез, көтү вакытын нормативка җиткерәчәкбез, хәтта бу хакта безнең заманда фикер алышу да сәер...", - дип язган Радий Хәбиров.
Читайте нас: