Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:22

"Бу цехларда - Русия державасы өмете!"

Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ишембай районының сәнәгать потенциалы белән танышты. Радий Хәбиров киләчәктә сәнәгать үсеше перспективалары турында фикер алышырга һәм Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында өстенлекле проектларга ярдәм алырга республика предприятиеләре мөмкинлекләрен шәхсән өйрәнергә ниятләвен билгеләп үтте.

Мәсәлән, кран манипуляторы җайланмалары җитештерүгә махсуслашкан "Инман" заводы мәйданчыгында төбәк җитәкчесе техника үрнәкләрен карады, продукцияне сату географиясе белән кызыксынды, эшчеләр белән аралашты.
Предприятиедә барлыгы 400дән артык кеше эшли. Җитештерелүче җайланмаларга Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Хәзерге вакытта биредә җитештерүне модернизацияләү һәм киңәйтүгә якынча 230 миллион сум инвестиция салу проекты гамәлгә ашырыла. Тиешле инвестиция килешүенә ноябрьдә "Инвестиция сәгате"ндә кул куелды.
- Ишембай һәрвакыт җитди машина төзелеше үзәге булды, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, машина төзелеше -нигезләрнең нигезе ул!
Шуннан Радий Хәбиров "Витязь" машиналар төзү компаниясе объектларында булды ("Ростех" дәүләт корпорациясенең "Уралвагонзавод" предприятиесе составына керә). Ул юлсыз шартларда да файдаланылучы транспорт чаралары җитештерү буенча дөньякүләм лидерларның берсе булып тора.
1977 елда нигез салынган завод гражданлык һәм хәрби билгеләнештәге "Витязь" ДТ тибындагы чылбырлы транспортерлар эшләү һәм чыгару белән шөгыльләнә. Алар кеше, йөк, технологик җиһазларны аеруча катлаулы юл шартларында ташу өчен булдырылган. Продукцияне төп кулланучылар - Русиянең ягулык-энергетика комплексының әйдәүче компанияләре.
Читайте нас: