Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:52

Башкортстанда алты елда 26 мең подъезд төзекләндереләчәк

Башкортстанда күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы эшли башлады. Алты елда барлыгы 26 мең подъезд тулысынча төзекләндереләчәк, диде Радий Хәбиров, Күмертаудагы бер йортта яшәүчеләрнең соравына җавап биреп.

"Елына 18 процент подъезд төзекләндерәчәкбез, буяу, электр чыбыкларын пеналлар эченә җыячакбыз, тәрәзәләрне - заманча пластикка, ә лампаларны энергияне янга калдыра торганнарына алыштырачакбыз. Бюджетка кирәкле акчалар салынган.
Безнең шәһәрдә 800 подъезд бар, беренче елда 118 подъезд ремонтлыйбыз", — диде Күмертау хакимияте башлыгы Борис Беляев.
Йорт комитетларының бер башлыгы әлеге программада шәһәрлеләрнең финанс ярдәме белән катнашу ихтималлыгы турында сорады.
"Торакчыларга моның өчен акча түләргә кирәкми, республика боларның барысын да 100 процентка финанслый, әмма кешеләр 20 сум гына булса да шәхси акча салса, эшкә мөнәсәбәт тә бераз башка булачак, — диде төбәк башлыгы. — Бу кешеләрнең уртак эшкә ниндидер катнашы булыр иде".
Радий Хәбиров ишегалларын төзекләндерү белән дә шөгыльләнергә кирәклеген сөйләде.
"Машиналар газоннарда, балалар мәйданчыкларында торырга тиеш түгел. Шәхси автомобильләр кую өчен махсус урыннар булдырырга кирәк. Тиздән без бу өлкәдә дә тәртип урнаштыра башлыйбыз", - дип билгеләп үтте республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы.
Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсе үрнәген мисал итеп китерде, анда газоннарда автомобильләр кую өчен штрафлар елына 2 миллиард сумга якын җыела, республикада исә бу сумма елына 5 миллион сум тәшкил итә.
"Күмертауга ничек яшисез, эшлисез, дип карарга килдем, мөгаен, сезнең башлыгыгызны Уфага алып китәрмен", — диде Хәбиров һәм шунда ук Күмертау халкы белән тагын бер яңалык турында уртаклашты.
"Киләсе елда язын без ишегалларындагы чокырларны ямау эшен башлап җибәрәбез, бу шулай ук барлык шәһәрләрдә дә зур тема һәм бәла. Барлык чокырлар да теркәләчәк, моның өчен район башлыклары җавап бирәчәк. Чокырларны бетерү өчен 3-4 көн вакыт бирәчәкбез", - дип билгеләп үтте Башкортстан җитәкчесе.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: