Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 19:02

Башкалада балалар поликлиникасы филиалы ачылачак

Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин кичә Киров районының социаль объектларында булды.

Мэрия матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Кузнецовский Затоны бистәсендә гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны фатирлар белән тәэмин итү өчен төзелеш алып барыла.
Өлфәт Мостафин район халкы өчен балалар бакчасы һәм мәктәп төзү мәсьәләсен эшләп бетерергә кушты.
Хакимият башлыгы Габдулла Амантай урамында балалар поликлиникасы төзелешен тикшерде.
"Габдулла Амантай урамында балалар поликлиникасы филиалы 2019 елның мартында ачылачак. Әмма ул вакытлыча, яңа заманча медицина учреждениесе төзелгәнче генә булачак», — дип язган социаль челтәрдәге битендә Өлфәт Мостафин.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: