Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 19:04

"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгын Максим Забелин җитәкләде.

Бу хакта 13 декабрьдә билгеле булды – тиешле указга республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.
Максим Забелин социаль челтәрдәге битендә болай дип язган:
“Мин әле бер ай элек кенә тормышымның шулай булачагын күз алдына китерә алыр идемме? Икенче шәһәргә китү, гадәти тормыштан баш тарту...
Бу җиңел түгел. Әмма алда зур максатлар һәм бурычлар: авыл медицинасын үстерү, амбулатор-поликлиника звеносында медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү, “Сакчыл поликлиника” һәм “Сакчыл стационар” проектларын дәвам итү һәм үстерү, төбәктә санлы медицина технологияләрен алга җибәрү һәм күп кенә башка мәсьәләләр тора."
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: