Благовар хәбәрләре
-3 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
14 Декабря 2018, 06:09

Яман гадәт яман чиргә китергәнче

Бүгенге "Сәламәтлек сәгате" барышында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров алкоголь куллануны һәм тәмәке тартуны төп проблемалар арасында атады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул белдерүенчә, республикада спиртлы эчемлекләр кулланучылар һәм тәмәке тартучылар бик күп. Бу сәламәтлеккә кире йогынты ясап кына калмый, җинаятьләрнең күпчелеге исерек килеш кылына.
- Безгә алкоголь куллану һәм тәмәке тарту җәһәтеннән анык чаралар күрү зарур, - диде ул. - Бу эштә мөһим роль муниципалитет җитәкчеләренә төшә. Сезнең территориядә үсмерләргә төнен спиртлы эчемлек сатучы кибетләр булмаска тиеш. Мәктәп бәдрәфләрендә яисә мәктәп янында тартучыларны хуплаучыларга чара күрергә кирәк. Бу - хакимият җитәкчеләре бурычы, - диде ул.
Төбәк җитәкчесе Хөкүмәткә Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә сәламәт тормыш рәвеше өлкәсендә анык юнәлешләр буенча республика программасы әзерләргә кушты.
Фото: Газета.р
Читайте нас