Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 11:11

Сәламәтлек саклау министрлыгын онколог җитәкләячәк

Бүген билгеле булуынча, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручыны тәгаенләгән. Ул - Мәскәүнең "Дәүләт радиология медицина тикшеренү үзәге" генеральный директорының элекке урынбасары Максим Забелин.

Тумышы белән ул Курск өлкәсеннән. Хәрби-медицина академиясен тәмамлаган, медицина фәннәре докторы.
Хезмәт юлын 2003 елда Оборона министрлыгының Курскидагы авиабазасында медицина хезмәте җитәкчесе булып башлый, аннары министрлык госпитальләрендә эшли.
2010 елда Мәскәүнең 67нче дәваханәсенә онколог булып урнаша.
2013-15 елларда - Мәскәү өлкә онкология диспансерының баш табибы урынбасары. Аннары Бурназян исемендәге Федераль медицина биофизика үзәге генеральный директоры урынбасары - баш табибы.
Соңгы эш урыны - Дәүләт радиология медицина тикшеренү үзәге
Фото: Горобзор
Читайте нас: