Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 18:35

Оешмалар боз шәһәрчеге әзерләде

Билгеле булганча, БР ТКХ министрлыгы барлык муниципаль районнарга, шәһәр һәм округларга яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү урыннарын техник яктан әзерләүгә юнәлтелгән, иллюминацияләр, фигуралар, чыршылар һәм таучыклар урнаштыру һәм бизәү буенча планнар һәм чараларга запрос юллады.

Гадәттәгечә, боз эшенә башкала тон бирә, быел анда БРның 100 еллыгы кысаларында юбилей тематикасы төп игътибар үзәгендә булачак. Мәсәлән, Совет районында урнаштырылган боз шәһәрчеге башкорт риваятьләре, атап әйткәндә, “Урал батыр” эпосы мотивлары буенча милли стильдә башкарылган.

Безнең район да искәрмә түгел. Мәгълүм эшкә Языково авыл Советы АБ аеруча җаваплы мөнәсәбәт күрсәтте. Әмма ерактан ук күз явын алып һәм чакырып торган боз шәһәрчеген төзүне бер ул гына әзерләп өлгертә алмый. Шуңа кулларыннан килгән кадәр булышлык күрсәтүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның ярдәме бәхәссез. Мәсәлән, район дәваханәсе, ДРСУ, “Кармаскалинсксельхозэнерго”, “Мирас” ҖЧҖләре, район ветстанциясе, райгаз һәм башка оешмалар зур өлеш кертте.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

Лира Гафарова фотолары.
Читайте нас: