Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 11:13

Электр станцияләре, фермалар төзеләчәк

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Инвестиция сәгате" кысаларында инвесторлар белән очрашты.

Анда энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә планлаштырылган һәм гамәлгә ашырылган проектлар турында фикер алышты.
Атап әйткәндә, "Хевел" компанияләр төркеме тарафыннан Бөрҗән районында 10 МВт куәтле кояш электр станциясе төзү проекты каралды. 800 миллион сум торган проект территорияне электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Электр станциясен төзүне киләсе ел ахырына тәмамлау, 2020 елда сафка кертү күздә тотыла. Моннан тыш, инвестор республика көньягында тагын дүрт шундый электр станциясе төзү мөмкинлеген карый.
Төбәк җитәкчесе тәкъдимнәрне хуплады. Аларга дәүләт ярдәме сыйфатында җир участокларын арендалауга түбәнәйтелгән салым ставкасы һәм башка өстенлекләр билгеләнәчәк.
Киңәшмәдә катнашучылар 5 мең савым сыерына исәпләнгән заманча терлекчелек комплексы төзү проекты турында фикер алышты. Фермалар, каты сыр җитештерү заводы, Калтасы һәм Яңавыл районнарында сөт эшкәртү предприятиесе төзү күздә тотыла. Инвестор планында - 170 яңа эш урыны булдыру.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: