Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 11:22

Бюджет ел ахырына 10 миллиардка артачак

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары 20 декабрьдә үтәчәк пленар утырышта “2018 елга һәм 2019-20 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты турында” Законга агымдагы елда республика бюджетын 10 миллиард сумга арттыруны күзаллаучы үзгәрешләр кертергә ниятли.

– Үзгәрешләр 7,2 миллиард сумлык өстәмә салым һәм салым булмаган планлаштырылган керемнәр алуга һәм федераль үзәктән финанс ярдәме күләменең 3,2 миллиард сумга артуына бәйле, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Өстәмә акчаны бюджет өлкәсе эшчеләренә хезмәт хакын арттыруга, муниципаль бюджетларга ярдәмгә, муниципаль учреждениеләрнең матди-техник базасын ныгытуга, агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күрсәтүгә, беренче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр бирелүче социаль түләүләргә юнәлтеләчәк.
Үзгәрешләр кертелгәннән соң, агымдагы елда республика керемнәре – 192, 8 миллиард сум, чыгымнары 193,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Утырышта, шулай ук, соңгы укуда “2019 елга һәм 2020-21 еллардагы план чорына Башкортстан бюджеты турында” закон проекты кабул ителәчәк.
Читайте нас: