Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 декабрь 2018, 11:24

“Башкиравтодор” яртылаш сатыла

“Башкиравтодор” акционерлар җәмгыяте якын вакытта яртылаш шәхси компаниягә әйләнергә мөмкин. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үз карары белән компаниянең устав капиталын арытаба сату өчен өстәмә акцияләр чыгару юлы белән арттырырга рөхсәт биргән. Шул ук вакытта Башкортстан 50 процент +1 акциягә ия булып, җәмгыятьнең милекчесе булып калырга тиеш.

“СПАРК-интерфакс” мәгълүмат системасына ярашлы, әлегә “Башкиравтодор” җәмгыяте тулысынча республиканыкы. Аның устав капиталы — 2,4 миллиард сум. Компания автомобиль юлларын төзү һәм ремонтлау буенча республиканың төп подрядчыларының берсе булып тора.
2016-17 елларда компаниянең кереме 8,5 һәм 8,4 миллиард сум тәшкил иткән. 2016 елда чиста табыш 23,6 миллион сум булса, былтыр компания 996,6 миллион сум күләмендә зыянга эшләгән.
10 декабрьдә Радий Хәбиров үткәргән “Транспорт сәгате”ндә исә “Башавтотранс”ның хәле каралды. Анда предприятиене арытаба үстерү юнәлешендә 350 данә техника сатып алу, Төбәк фондыннан займ алу һәм предприятиенең гражданнарның льготалы категорияләрен ташу нәтиҗәсендә югалган керемен кайтару мәсьәләсе күтәрелде.
2020 елга предприятие чыгымнарсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгачак дип көтелә.
Әлеге “Транспорт сәгате”ндә, шулай ук, юл хәрәкәте хәвефсезлеге системасын төзү, яңарту һәм техник хезмәтләндерү буенча проект әзерләү мәсьәләсе турында фикер алышынды. Әлеге система республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеога төшерүне тәэмин итәчәк.
Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, фото һәм видеотөшерү камераларын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру гражданнарның юл йөрү мәдәниятен күтәрәчәк һәм юлда аварияләр санын киметәчәк.
Утырышта киләсе елга Уфада 62 стационар һәм 50 күчмә комплекс урнаштыруга республика бюджетыннан 399,1 миллион сум акча, шулай ук республика буенча 551 комплексны сафка кертүгә бюджеттан тыш инвестицияләр җәлеп итү хупланды. Проект 2019-20 елларда гамәлгә ашырылачак. Аның нәтиҗәсендә республикада 886 фото һәм видеофиксация комплексы эшли башлаячак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: