Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2018, 11:50

Финанс министры вазыйфасын башкаручы тәгенләнде

Лира Закуан кызы Игтисамова 1977 елның 15 июнендә Туймазы шәһәрендә туып үсә.

Ул Уфа дәүләт авиация университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе аспирантурасын, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган.
Хезмәт юлын Башкорстанның Икътисад һәм монополиягә каршы сәясәт министрлыгында белгеч буларак башлый.
2002-2005 елларда “Исмерита” күчемсез милек үзәге икътисадчысы, баш икътисадчысы.
2005-2011 елларда Башкорстан Президенты Хакимиятендә баш белгечтән бүлек мөдиренәчә күтәрелә.
2012-2018 елларда республиканың финанс министры урынбасары булып эшләде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның указы белән финанс министры вазыйфасын башкаручы итеп тәгаенләнде.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: