Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 декабрь 2018, 12:08

Аларга паспортлар тантаналы рәвештә тапшырылды

Бүген Республика йортында Русия Федерациясе Конституциясенә 25 ел тулу уңаеннан мәктәп балаларына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

"Русия яшьләре берлеге" Гомумрусия иҗтимагый оешмасы һәм "Русия укучылары хәрәкәте" иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр хәрәкәте иң мөһим даталар - 12 июнь (Русия көне) һәм 12 декабрь (Конституция көне) алдыннан акция үткәрә. Әле дә Конституциянең 25 еллыгына багышлап акция кысаларында "Без - Русия гражданнары!" дигән конкурс үтте.
Анда укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле 14 яшьлек яшүсмерләр катнашты.
Аларга паспортлар тантаналы рәвештә тапшырылды
Алар 5 ноябрьгә тиклем ирешкән уңышлары портфолиосын җибәрергә һәм Русия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан "Минем тормышымда Конституция роле" дигән өч минутлы видеоязма төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча республикабыздан 5 финалист билгеләнде һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
- Сез монда - барыгыз да җиңүче. Өметле яшьләр үсеп килә республикабызда. Конституция - ул бит илнең Төп законы. Һәм сезнең Конституцияне яхшы белүегез сөендерә, - диде Александр Геннадьевич.
Беренче төп документларын алырга җиңүчеләр әти-әнисе белән килгән иде.
Аларга паспортлар тантаналы рәвештә тапшырылды
- 2 яшеннән бирле кызыбыз Президент Владимир Путинга кабул итүгә эләгергә хыяллана, хәтта башка балалар мультфильмнар караганда безнең кызыбыз яңалыклар карады. Мәктәптә шундый конкурс була, дип игълан иткәч, ул бәхетен сынап карады, менә без бүген монда, - ди җиңүче Кристинаның әнисе Наталья Летярина.
Тантана Александр Сидякин белән чәй өстәле артында җанлы әңгәмә белән тәмамланды.
Фото: Энҗе Ибраһимова фотолары
Читайте нас: