Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 декабрь 2018, 12:02

Кем нинди машинада йөриячәк?

Соңгы тапкыр чиновникларның автомобильләре бәясенә чик 2014 елда билгеләнгән иде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чиновниклар өчен алынган хезмәт автомобильләренең бәясе 1,7 миллион сумнан артмаска тиешлеге турындагы документка кул куйды.
Әлегә кадәр бу автомобильләр 1,2 миллион сумга кадәр булырга тиеш иде.
Дәүләт органнарында эшләүчеләр исемлегенә министрлар, дәүләт комитеты рәисләре, омбудсменнар, Дәүләт җыелышы-Корылтай комитетлары рәисләре һәм әгъзалары һәм башкалар керә.
Дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре хәзер 900 мең сумга кадәрле машиналарда йөри алачак. Гомумән, хезмәт автомобильләренең бәясе уртача 250 мең сумга күтәрелде.
Фото: Башинформ
Читайте нас: