“Без 2019 елның гыйнварыннан Башкортстанда подъездларны комплекслы ремонтлау программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул иттек. Бездә күпфатирлы йортларда 50 мең подъезд бар. Аларны 5 елга бер тапкыр ремонтларга кирәк, ә факт буенча аларның кайберләре 10 һәм аннан да күбрәк ел буе акбур һәм буяу күрмәгән”, — дип язган төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, комплекслы ремонтлау программасы буяу һәм агартуны гына түгел, ишекләр, тәрәзәләр, почта тартмалары һәм электр үткәргечләрен дә алмаштыруны күздә тота.