Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 декабрь 2018, 11:32

Медицина халыкка якын булырга тиешш

Чираттагы “Сәламәтлек сәгате”ндә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге максатка ирешү юлларын билгеләүгә бер атна вакыт бирде.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская республика җитәкчесенә ноябрь аенда 364 мөрәҗәгать килүе хакында җиткерде. Алар арасында иң кискеннәре — мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен медицина учреждениеләренең аз булуы, табиблар җитешмәве, “ашыгыч ярдәм” хезмәте автопаркы искерүе аталды.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров белдерүенчә, ел азагына кадәр әлеге хезмәт республика бюджеты исәбенә 172 яңа автомобиль алачак, янә 49 машина – федераль бюджет исәбенә.
Арытаба Рафаэль Яппаров медицина учреждениеләренә капиталь ремонт мәсьәләләренә кагылды. Моңа кадәр әлеге максатта республика бюджетыннан бүленгән акчаның җитешмәве сәбәпле, өч елда бары тик 4 объект ремонтланган. Быел республика бюджетыннан 850 миллион сум акча бүленгән һәм 80 учреждениедә ремонт башланган. Киләсе елда бу өлкәне финанслау шул ук дәрәҗәдә калачак, бу янә 114 учреждение һәм 24 лифтны төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәдә фельдшер-акушерлык пунктларында сырхауларга кирәкле документлар һәм ташламалы рецептлар бирү мәсьәләсе күтәрелде. Моның өчен аларны барысын да заманча Интернет челтәренә тоташтыру зарур.
— Без сәламәтлек саклауны халыкка якынайту өстендә эшлибез ,— диде Радий Хәбиров һәм халыкка кирәкле документларны тоткарлыксыз бирү механизмын булдыру өчен бер атна вакыт бирде.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: