Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән чираттагы оператив киңәшмә хезмәт хакы буенча бурычлар, каты көнкүреш калдыклары һәм салым җыю мәсьәләләренә багышланды.
Республика Хөкүмәте Премьер министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев белдерүенчә, яңа коммуналь хезмәт — чүп-чар чыгару бәясе ике параметрга: республика Хөкүмәте белән билгеләнгән чүп-чар туплау нормативына һәм властьлар тарафыннан үз территорияләрендәге бөтен чүп-чар өчен җаваплы итеп сайланган төбәк операторлары 1 килограмм чүп-чарны чыгару өчен билгеләгән тарифка бәйле.
Элегрәк күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше елына — 2,6 кубометр, шәхси йортта яшәүче 3,7 кубометр чүп-чар түгә, дип билгеләнгән иде. Ноябрьдә Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк операторы хезмәтләренең бәясен исәпләп чыгарган. Ул 1 кубометр өчен 650,40 сум тәшкил иткән. Шуннан чыгып, киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада яшәүчеләр түләргә тиеш булган сумма аталган, аерым алганда, күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә аена ким дигәндә — 130 сум, шәхси йортта яшәүчегә 185 сум туры килә.
— Мин бу саннарны кабул итә алмыйм. Аларны киметергә кирәк, чөнки халык бу кадәр акча түли алмаячак. Төбәк операторларын чакырыгыз, сөйләшегез, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча, бүген республикада 13 меңнән артык хезмәткәргә 635 миллион сум түләнмәгән эш хакы исәпләнә. Бу сумманың 65-75 проценты, ягъни 400 миллион сумнан артыгы, банкрот дип танылган предприятиеләргә туры килә. Әйтик, шундый 7 предприятиенең үз хезмәткәрләренә 325 миллион сум бурычы бар.
— Кайчак предприятиене банкротка әйләндерү җаваплы органнарның бу юнәлештә бернинди эш алып бармауларын аклауга әйләнде, аларны беркем дә контрольдә тотмый диярлек, — диде республика хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина.
Ул үз предприятиеләрендә бурычлар проблемасын хәл итә алмаган җитәкчеләрнең квалификациясен гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте.
Радий Хәбиров, әлеге саннар ведомствоара комиссияләрнең начар эшләвен күрсәтә, дип белдерде. Моннан тыш, компанияләр банкротлык белән еш мавыга башлады. Ул әлеге мәсьәләдә саграк эш итәргә өндәде. Бурычларның яртысы Уфага туры килгәнлектән, башкала мэры Өлфәт Мостафинга тиешле күрсәтмәләр бирелде. Стәрлетамак предприятиеләренең хезмәткәрләре алдында 70 миллион сум бурычы бар. Әлеге вакытта суд утырышлары бара, алар тиешле карар кабул иткәч, эшләр җайланыр дип көтелә.
— Алда — Яңа ел. Ул 13 мең кешенең гаиләләре, балалары бардыр. Алар бәйрәмне ничек каршы алырга тиеш? Бу мәсьәләне прокуратурасыз хәл итә алмаячакбыз. Җинаять эше кузгату өчен нигез, фактлар булса — кузгатыгыз, — диде Радий Хәбиров.
Әлеге мәсьәлә буенча вазыйфалы кешеләр 28 декабрьдә янә җавап тотачак.
Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Марат Вахитовның чыгышы тыңланды. Ул 12 муниципаль биләмәдә һәм 4 шәһәр округында салым җыю дәрәҗәсе уртача республиканыкыннан түбәнрәк булуын белдерде һәм ел ахырына кадәр җитди чаралар күрү зарурлыгын ассызыклады.
Радий Хәбиров шәһәр һәм районнарны Яңа елга бизәү эшләрен 10 декабрьгә төгәлләргә кушкан иде. Михаил Киреев белдерүенчә, 8 декабрьгә барлык район һәм шәһәрләрдә бәйрәм чыршылары урнаштырылган, боз шәһәрчекләре корылган.
Ул, шулай ук, Яңа ел алдыннан республикада җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча “Иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге” дип аталган конкурска заявкалар кабул ителә башлавы турында хәбәр итте. Беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларга 500 мең, 200 мең, 150 мең сум биреләчәк. Бу акча төзекләндерүгә тотынылырга тиеш.