Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:00

Торатауга альтернатива булган известь запаслары дәүләт балансына куюны таләп итә

Куштаудагы известь чыганаклары әлегә карбонат чималы запасларының дәүләт балансында тормый, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгына Башкортстан сода компаниясенең рәсми вәкиле Сергей Лобастов.

Шулай да якын киләчәктә бу запаслар анда куелырга мөмкин. Моннан соң компания әлеге табигать чималының сыйфаты турында җентекле комментарий бирәчәк.
Моңа комментарий алу өчен БСКның кабул итү бүлмәсендә директор Ан Ен Док белән тоташтырудан баш тарттылар.
Радий Хәбиров “Башхим” төркеменең “Башкортстан сода компаниясе” белән Куштау шиханын эшкәртү турында килешкән иде. Компаниянең үзендә, чимал чыганагы буларак, Торатауны эшкәртү ягындалар. БСК мәгълүматлары буенча, Торатауда чимал запаслары сыйфатлырак, ләкин тау табигать һәйкәле булып тора һәм республика тарафыннан сакланыла.
Әле эшкәртелүче Шахтау запаслары 2022 елда бетәчәк.
Читайте нас: