Русиядәге иң югары пенсия - Чукоткада, ди илнең Пенсия фонды белгечләре.
Ямал-Ненец автономияле округында хаклы ялдагылар уртача 22 мең 50 сум акча ала. Ә иң аз алучылар Кабарда-Балкар Республикасында яши. Аларның уртача пенсиясе - 11 мең 413 сум.
Русиядә 1 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, өлкән кешеләр уртача 14 мең 144 сумга яши.