Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 16:28

Саннарны киметегез!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән чираттагы оператив киңәшмә хезмәт хакы бурычлары, каты көнкүреш калдыклары һәм салым җыю мәсьәләләренә багышланды.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев белдерүенчә, яңа коммуналь хезмәт — чүп-чар чыгару бәясе ике параметрга: республика Хөкүмәте белән билгеләнгән чүп-чар туплау нормативына һәм властьлар тарафыннан үз территорияләрендәге бөтен чүп-чар өчен җаваплы итеп билгеләнгән төбәк операторлары 1 килограмм чүп-чарны чыгару өчен билгеләгән тарифка бәйле.
Элегрәк күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше елына — 2,6 кубометр, шәхси йортта яшәүче 3,7 кубометр чүп-чар түгә, дип билгеләнгән иде. Ноябрьдә Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк операторы хезмәтләренең бәясен исәпләп чыгарган. Ул 1 кубометр өчен 650,40 сум тәшкил иткән. Шуннан чыгып, киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада яшәүчеләр түләргә тиеш булган сумма аталган, атап әйткәндә, күпфатирлы йортта яшәүче бер кешегә аена ким дигәндә — 130 сум, шәхси йортта яшәүчегә 185 сум акча түләргә туры киләчәк.
— Мин бу саннар белән килешә алмыйм. Аларны киметергә кирәк, чөнки халык бу кадәр акча түли алмаячак. Төбәк операторларын чакырыгыз, сөйләшегез, — диде Радий Хәбиров.
Фото: Ответ. майл.ру
Читайте нас: