Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:17

Радий Хәбиров Торатау мәсьәләсенә карата фикерен белдерде

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шиханнарга карата шәхси фикерен белдерде.

Социаль челтәрдәге битендә ул түбәндәгеләрне язган:
"Чыннан да, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Козак җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә без закон тарафыннан гына түгел, ата-бабаларыбыз истәлеге белән дә сакланган Торатау һәм Юрактау буенча сөйләшүләргә нокта куйдык. Бу уңайдан минем позициям билгеле иде һәм мин аны беркайчан да яшермәдем. Мин бу чиксез бәхәсләрне туктатырга карар иттем. Бу таулар - республика казанышы һәм алар беренчел килеш сакланачак. БСКдан коллегаларыбызга да моны аңлаттык.
Шул ук вакытта без шәһәрнең төп предприятиесе яшәргә һәм эшләргә тиешлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә без "Сода" өчен чимал эзләүне дәвам итәчәкбез.
Куштауга килгәндә, аның сакланырга тиеш дигән статусы юк, аны эшкәртергә рөхсәт документлары былтыр ук бирелгән һәм эш бара. Әгәр дә запаслар барлыгы расланса, бу проблеманы хәл итү юлы булачак.
Нинди генә очракта да БСК экология нормаларын үтәргә, рекультивация ясарга һәм озак еллар андагы туристик һәм башка социаль инфраструктурага кагылмаска тиеш.
Тагын бер нәрсә. Содачылар тарафыннан якындагы территорияләргә бирелгән компенсация күләме җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип исәплим. Шуңа күрә без бизнес хуҗаларын аны арттыру зарурлыгына инандырдык. Шуның белән бу теманы ябабыз. Аның буенча үзенә карьера яисә акча эшләргә теләүчеләргә ут белән сак булырга тәкъдим итәм, чөнки беркем алдында да баш ияргә җыенмыйм".
Фото: Глава РБ
Читайте нас: