Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:15

Радий Хәбиров сәләтле балалар белән очрашты

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чакыруы буенча Республика йортына приютларда тәрбияләнүче "Минем күңелем кылы яңгырый" әдәби конкурсы лауреатлары килде.

Конкурсны "Ангел-Подорожник" хәйрия фонды оештырган. Анда Белорет, Күгәрчен, Бишбүләк, Зианчура, Әлшәй, Тәтешле, Хәйбулла, Чакмагыш һәм Дүртөйле районнарыннан 183 бала катнашкан. Бүген Уфада аларны бүләкләү тантанасы булды.
Радий Хәбиров балаларга кабинетын, очрашулар үтә торган Кече залны, оператив киңәшмәләр залын күрсәтте, үзенең эше турында сөйләде.
- Яхшы укыгыз һәм, берничә елдан шушында килеп, кешеләр мул тормышта яшәсен, республикабыз матур булсын өчен эшли башларсыз, - диде ул.
Балалар республика җитәкчесеннән Яңа ел бүләкләре салынган мәктәп рюкзаклары алды, ә Радий Хәбиров белән аның Зианчура районына эш сәфәре барышында танышкан Айгүзәл Азнабаева үзе төшергән портретын бүләк итте.
Фото: Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте сайтыннан
Читайте нас: