Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:19

Радий Хәбиров - дүртенче урында

"Медиалогия" мәгълүматлары буенча, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ноябрьдә губернаторлар рейтингында Мәскәү мэры, Приморье һәм Санкт-Петербург губернаторларыннан соң дүртенче урынны биләгән.

Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре рейтингында ул беренче урында. Икенче урында - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, өченчедә - Түбән Новгород губернаторы Глеб Никитин.
"Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә чиновникларга аның янында "мөмкин түгел, булдырып булмый" дигән сүзләрне кулланмаска кушты. Ул, шулай ук, шәһәр чиновникларыннан Яңа ел бәйрәмнәренә ныклап әзерләнүне таләп итте.
Ул үзен мессенджерларда чиновниклар өчен гомум чатларга кертергә кушты. Радий Хәбиров 2019 елдан муниципаль район башлыклары өчен яңа рейтинг кертәчәк, анда шул исәптән инвестицияләр җәлеп итү буенча эш тә исәпкә алыначак. Аналитиклар мәгълүмат чараларында иң популяр булган шушы сыйфат күрсәткечләрен күрсәткән.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: