Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:26

"Кешеләрне тыңларга һәм ишетергә кирәк!"

Русия Президенты Владимир Путин, "Бердәм Русия" съездында чыгыш ясап, партия әгъзаларына урында таптанмаска, ә нәтиҗә ясарга чакырды.

"Әгәр дә илнең үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеген төгәл аңламыйсыз икән – хакимияткә килергә кирәкми, чөнки хакимият институтлары ниндидер креслоларда булу өчен генә формалашмый", - дип билгеләп үтте дәүләт Башлыгы.
Владимир Путин, кешеләрне тыңларга һәм ишетергә кирәк, карата , диде.
Русия Президенты билгеләп үткәнчә, "Бердәм Русия" вәкилләре
хакимиятнең барлык органнарында һәм эшчәнлек тармагында эшли.
Владимир Путин шулай ук дәүләт проектларын гамәлгә ашыруны тикшереп торуны "Бердәм Русия"гә йөкләде.
Фото: Башинформ сайтыннан
Читайте нас: