Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:21

Күперләрне төзекләндерүгә 3,5 миллиард сум бүленде

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Facebook битендә Уфа күперләренә кагылышлы карарлар турында язган.

- Бу - зур проблема. Аэропортка чыгу юлында иске күпер белән катлаулы хәл килеп чыкты. Җәен төзекләндердек, әмма ике елдан соң аны барыбер ябарга туры киләчәк, чөнки нык тузган. Бүген дә аның аша җиңел автомобильләргә генә йөри ала, авыр транспортка йөрү тыелган, - диде ул
Республика бюджетыннан төзекләндерүгә 3,5 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 2,5 миллиард сумы - федераль бюджет акчалары. Бу хакта транспорт форумы кысаларында килештек.
Күперләрне төзекләндерүгә 3,5 миллиард сум бүленде
"Бездә - Затон һәм Шакшада урнашкан авария хәлендәге күперләр бар. Биредә шулай ук кирәкле карарлар кабул ителде, аларны проектлаштыра башлыйбыз", — дип язган төбәк җитәкчесе.
Сишәмбе көнне Уфада узган матбугат конференциясендә, республикада 127 күпер төзекләндерүгә мохтаҗ, дип белдергәннәр иде.
Күперләрне төзекләндерүгә 3,5 миллиард сум бүленде
Фото: Радий Хәбировның Facebook челтәреннән.
Читайте нас: