Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:25

"Чиста ил" проекты экология мәсьәләсен хәл итәчәк

"Бердәм Русия"нең XVIII съезды барышында партиянең "Чиста ил" федераль проектын тәкъдим иттеләр.

"Безнең ил халкы өчен нинди һава сулавыбыз, урманнарыбызның яшеллеге, ә елгаларда-(күлләрдә чиста су булу мөһим. Бу -
бик зур проект, анда берничә юнәлеш булачак", – диде Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов.
Экологик проект алты юнәлешкә бүленә: "
Каты көнкүреш калдыклары ьбелән эш итү системасын реформалаштыру" (тарифларның һәм нормативларның нигезле булуын контрольдә тоту), " Экологик җыен", Чиста су" (чистарту корылмаларын төзүне һәм модернизацияләүне тәэмин итә торган дәүләт программаларын мониторинглау), "Русиянең су хәзинәләре" (зур елгалар һәм күлләрне саклауга юнәлтелгән проектларны контрольдә тоту), "Чиста һава" ( аеруча пычранган 12 шәһәр өчен калдыклар чыгаруны киметү планнарына мониторинг) һәм хайваннарны саклу.
"Бердәм Русия" партиясенең төбәк Сәяси советы әгъзасы Александр Давыдов "Башинформ" агентлыгында проектның законсыз чүплекләр белән көрәштә һәм республикада каты коммуналь калдыклар өчен заманча полигоннар булдыруның әһәмияте турында сөйләде.
"Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров киңәшмәләрнең берсендә, санкцияләнмәгән чүплекләр юкка чыгарылырга тиеш, диде. Ул шулай ук республикада яңа чүплекләр барлыкка килүгә юл куймау буенча нәтиҗәле административ механизм эшләргә кушты.
Фото: Азат Гыйззәтуллин фотосы
Читайте нас: