Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 09:58

БСК: Республика җитәкчесе катгый позициядә тора, без аның белән килешергә әзер

Башкортстан сода компаниясенең Куштауны өйрәнүгә лицензиясе бар, БСК бу юнәлештә эш алып бара, дип белдерә “БСК” компаниясенең генеральный директоры урынбасары Марина Бортова.

“Чыннан да, Русия Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә яклар бу проблема турында фикер алышты, — ди ул. — Республика җитәкчесе Торатауны эшкәртү мөмкин булмавына карата катгый позициядә тора, шул сәбәпле безнең компания әлеге чимал чыганагы турында сүз башлауның мәгънәсен күрми. Куштауны өйрәнүгә лицензиябез бар, без шул юнәлештә эшлибез. Ләкин безнең тәҗрибәбез анда компания тотрыклы эшләсен өчен тиешле күләмдә һәм сыйфатта чимал булмавын күрсәтә. Бу факт, һичшиксез, кире финанс нәтиҗәләренә китерәчәк, компаниянең икътисадында чагылачак. Янә дә Стәрлетамак территориясендә озак еллар гамәлгә ашырылган социаль хәйрия программалары белән ни булыр, дигән сорау борчый. Стәрлетамакның 50 мең кешесенең язмышы безнең предприятие белән бәйләнгәнлеген аңлап, без, бернигә карамастан, социаль җаваплы компания булып калачакбыз”.
Фото: БСК матбугат хезмәте
Читайте нас: