Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 10:07

Бер килограммлы баланы да үстерәләр

Белорет районара перинаталь үзәгенең иң кечкенә пациенты бүген 1 килограмм 4 грамм авырлыкта. Аны махсус җайланмада тоталар, дип яза “Фейсбук”тагы битендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

Дәвалау учреждениесе эше белән ул Белорет районына эш сәфәре барышында танышты.
Республика җитәкчесе Үзәктә эшләүче табиблар турында да яза. Аларның иң яше булган Елена Овчинниковага 31 яшь, ул бала тудыру бүлегендә инде алты ел эшли.
“Елена Владимировна һәм аның коллегалары ярдәмендә бу Перинаталь үзәктә үткән тәүлектә 7 бала — 4 малай һәм 3 кыз туган, араларында игезәкләр дә бар”, — дип яза аккаунтында Радий Хәбиров.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Евгений Кустов моны нормаль күрсәткеч дип атаган. Биредә елына уртача 2000 малай һәм кыз дөньяга килә.
Фото: Глава РБ
Читайте нас: