Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 декабрь 2018, 16:23

Башкортстан ришвәткә каршы актив көрәшә

Быел Русиядә ришвәт алу һәм бирү 10 процентка арткан.

Кичә, 9 декабрьдә, Халыкара ришвәткә каршы көрәш көне билгеләнде. Шул уңайдан берничә санга игътибар итик.
Гыйнвар-октябрь айларында Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы 3 171 ришвәт алу очрагы теркәгән. Былтыр шул ук вакыт аралыгында 2,9 мең очрак ачыкланган булган.
Ришвәтчелек Мәскәүдә, Ростов, Мәскәү, Чиләбе өлкәләрендә һәм Краснодар краенда киң таралган. Татарстан белән Башкортстан ришвәт белән актив көрәшүче төбәкләр рәтенә кергән.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: