Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2018, 11:48

Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары билгеләнде

Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары итеп Андрей Федоров тәгаенләнде.

Тиешле боерыкка Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.
Документ бүген төбәкнең хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Анда билгеләнүенчә, боерык кул куелган көннән көченә керә.
Фото: Интернет челтәреннән алынды
Читайте нас: