Бүген иртән Мәскәүнең Жулебино районында урнашкан мәктәпкә укучы пычак белән килгән. Тәүдә ул укытучыларга пычак белән янаган, соңрак үзен үтерәчәген әйткән.
16 яшьлек үсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә тора.
Әлеге вакытта мәктәптән барлык укучылар һәм укытучылар эвакуацияләнгән. Укучы белән сөйләшүдә психолог катнаша. Үсмернең әнисе дә мәктәптә.