Әлеге килешүгә Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак үткәргән киңәшмәдә ирешелгән.
Моңа кадәр, Куштаудагы чималда төрле катнашмалар күп һәм ул эшкәртү өчен ярамый, дигәннәр иде. Хәбиров әйткәч, яраган бит.
Торатау республика әһәмиятендәге табигать һәйкәле статусына ия. Аны эшкәртү турында бәхәсләр җәмгыятьтә ризасызлык тудырды, күпсанлы акцияләр үткәрелде.
Куштау Стәрлетамак белән Ишембай районнары янында урнашкан. Аның итәгендә ял йорты, тау чаңгысы комплексы бар.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте сайтыннан