Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2018, 11:49

Медицина халыкка якын булырга тиеш

Чираттагы "Сәламәтлек сәгате"ндә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров әлеге максатка ирешү юлларын күрсәтүгә бер атна вакыт бирде.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская республика җитәкчесенә ноярь аенда 364 мөрәҗәгать булуын җиткерде. Алар арасында иң кискеннәре — мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен медицина учреждениеләренең аз булуы, табиблар җитешмәве, “ашыгыч ярдәм” хезмәте автопаркы искерүе аталды.
Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Яппаров белдерүенчә, ел азагынача әлеге хезмәт республика бюджеты исәбенә 172 яңа автомобиль алачак, янә 49 машина – федераль бюджет исәбенә.
Арытаба Рафаэль Яппаров медицина учреждениеләренә капиталь ремонт мәсьәләләренә кагылды. Моңа кадәр әлеге максатта республика бюджетыннан бүленгән акчаның җитешмәве сәбәпле, өч елда бары тик 4 объект ремонтланган. Быел республика бюджетыннан 850 миллион сум акча бүленгән һәм 80 учреждениедә ремонт башланган. 2019 елда бу өлкәне финанслау шул ук дәрәҗәдә калачак, бу янә 114 учреждение һәм 24 лифтны төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Киңәшмәдә фельдшер-акушерлык пункталарында сырхауларга кирәкле документлар һәм ташламалы рецептлар бирү мәсьәләсе күтәрелде. Моның өчен аларны барысын да заманча Интернет челтәренә тоташтыру зарур.
— Без әлеге вакытта барыбыз да бергә сәламәтлек саклауны халыкка якынайту өстендә эшлибез, - диде Радий Хәбиров һәм халыкка кирәкле документларны тоткарлыксыз бирү механизмын булдыру позициясен эшкәртүгә бер атна вакыт бирде.
Фото: "Глава Республики Башкортостан" сайтыннан
Читайте нас: