Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2018, 14:14

Изгелек резиденциясеннән балаларга бүләкләр

Бүләкләр, әкиятләр һәм могҗиза барлык балаларга да тигез бүленергә тиеш!

Первомайский авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләренә "Балаларга ярдәм — Изгелек резиденциясе" Мәрхәмәтлелек фонды ирекмәннәре яхшы таныш. Шушы көннәрдә алар приютка килеп, балаларга һәм үсмерләргә бүләкләр тапшырды.