Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 декабрь 2018, 12:00

Чарага җитди әзерлек бара

Башкортстан делегациясе 7-8 декабрьдә Красногорск шәһәрендә үтәчәк “Бердәм Русия” партиясенең XVIII съездында катнашачак.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге делегация составына 3 ноябрьдә “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсендә үткән конференциядә сайланган 20 делегат керде.
– Съезд партия эшчәнлегенең стратегик юнәлешен билгели. Чара алдыннан төбәктә фикер алышулар үтте, аның нәтиҗәләре буенча без федераль үзәккә үз тәкъдимнәребезне әзерләдек, – диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.
Фикер алышулар тоташ ил буенча алып барылды, шуңа күрә съездда яңгыраячак яңалыклар төбәкләр тәкъдимен исәпкә алып формалаштырылды. Делегатлардан тыш, Красногорскига чакырылган кунаклар да барачак. Дәүләт-җыелышы Корылтайның яшь депутатлары, “СәясиСтартап” проекты финалистлары съездда беренче тапкыр катнашачак.
Съезд эше кысаларында партиянең төп бурычлары билгеләнәчәк, Устав һәм идарә органнары составына үзгәрешләр кертеләчәк.
– Агымдагы елда тикшерелүче төп темаларның берсе партиягә бәйле яңарышлар булды. Яз һәм көз төбәкләрдә тиешле фикер алышулар оештырылды. Иң яхшы, прогрессив идеяләр съезд карарларында чагылыш табар, дип ышанам. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда партия ачыклылыгын арттыру, халык белән нәтиҗәле үзара бәйләнеш булдыру буенча конструктив тәкъдимнәр кабул ителде, – диде “Бердәм Русия” партиясенең Идел буе төбәкара координацион советы җитәкчесе урынбасары, Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: