Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:24

Эшкә яраксызлык тормышка яраксызлык түгел!

Инвалидлык өч группага бүленә: 1 группа Бу группага ия булучылар үз-үзләрен карый алмый, аларга даими тәрбия таләп ителә. Болар — үзләре хәрәкәт итә алмаучы, акылы зәгыйфь булган, кыскасы, тулысынча башкаларга бәйле кешеләр. 2 группаБу кешеләр үзләре турында аз гына хәстәрлек күрә ала, нәрсәгәдер таянып йөри, махсус учреждениеләрдә укый, башкалар ярдәмендә тәртипләрен контрольдә тоталар. 3 группаБу кешеләр үзләре турында хәстәрлек күрә ала, шулай ук эшләргә мөмкин, ләкин аларны эшкә сирәк кабул итәләр, чөнки тулы эш көне эшли яисә бөтен эш йөкләмәсен үти алмыйлар.

2015 елның 1 апреленнән айлык акчалата түләүләр күләме:
I группа инвалидларына — 3137 сум 60 тиен
II группа инвалидларына — 2240 сум 74 тиен
III группа инвалидларына — 1793 сум 74 тиен
Инвалид балаларга — 2240 сум 74 тиен
Социаль хезмәтләр җыелмасы (2015 елның 1 апреленнән аның бәясе — 930 сум 12 тиен). Ул:
1. Өстәмә медицина ярдәме, шул исәптән табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итүне;
2. Шифаханә-курорт дәвалануы өчен путевка бирүне;
3. Шәһәр яны тимер юлы транспортында, шулай ук, шәһәрара транспортында дәвалану урынына һәм аннан кайткан юлга түләүне үз эченә ала.
Айлык акчалата түләүләр РФ Пенсия фондының республиканың шәһәр һәм районнарындагы идарәләре тарафыннан түләнә.
Гомерлеккә кемгә бирелә?
Срогы чикләнмәгән инвалидлык түбәндәге шартларда билгеләнә ала:
— граждан инвалидлык группасы алганнан соң 2 елдан да соңламыйча. Бу кагыйдә өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Ләкин соңгыларына аны балигъ булганчы алырга кирәк;
— билгеле бер инвалидлык группасы тәгаенләнгәннән соң 4 елдан да соңламыйча. Медик-социаль комиссия тернәкләндерү курсы үткәннән соң да инвалидның хәле яхшырмавын билгеләсә, әлеге кагыйдә кулланыла. Бу инвалидлыгы булган балаларга да кагыла;
— балага инвалидлык билгеләнгәннән соң ярты елдан да соңламыйча. Бу балигъ булмаган балаларга гына һәм яман шеш, хроник яисә кискен лейкоз яки онкология ачыклану сәбәпле, башка җитди авыруларны дәвалау авырлашса гына кагыла.
Чирен дәвалаганда ниндидер уңай үзгәреш сизелмәсә, медик-социаль экспертиза группаны беренчегә билгеләгәндә үк срогы чикләнмәгән группа бирә ала. Ләкин бер нәрсәне истә тотарга кирәк: әлеге авыруны дәвалап булмаганлыгын дәлилләү зарур.
Срогы чикләнмәгән группа гражданнарның тернәкләндерү программалары үткәрү вакытында да дәвалана алмаган чире булса гына билгеләнә ала.
Әгәр дә медик-социаль комиссия ниндидер тернәкләндерү курсыннан соң пациентның хәле яхшыруын билгели алса, гомерлек инвалидлык бирү каралмаячак. Бу мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителә.
Мисал
Мәсәлән, яшь егет имгәнгәннән соң балтырының бер өлеше ампутацияләнгән, ди. Медик-социаль комиссиясенең беренче утырышында аңа икенче группа бирелгән.
Комиссиягә икенче тапкыр килгәнче егет протез эшләткән, анда яхшы йөрергә өйрәнгән һәм хәтта эшкә урнашкан. Ягъни ул үзен сәламәт кеше кебек хис итә башлаган. Бу очракта комиссия аңа 3 группа инвалидлык тәгаенли, ләкин срогы чикләнмәгәнне.
Шундый ук хәл-шартларда икенче егеткә протез 3 елдан соң гына (чират күп) куелырга мөмкин. Шул сәбәпле, аңа срогы чикләнмәгән инвалидлыкны аңа протез куйгач кына бирәчәкләр.
Ничек опекунлыкка алырга?
Опекага алынган кешегә 14 яшь тулмаган очракта яисә психик тайпылышлары аркасында суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип танылган балигь булган граждан опекунлыкка алына ала. Бу очракта опекунлыкны попечительлек белән бутарга ярамый, чөнки икенчесе өлешләтә эшкә сәләтле, үз гамәлләре өчен җавап бирә алган кеше өстеннән алына ала, ә опекунлык опекага алынган кешенең милке белән тулысынча идарә итүне аңлата.
Инвалидны тулысынча эшкә сәләтле кеше генә опекага ала ала. Психик тайпылышлары булган кешене генә опекага алырга яраганлыктан, тәү чиратта аны рәсми рәвештә эшкә сәләтсез дип тану турында судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд суд-психиатрия экспертизасы тәгаенләргә тиеш, ул авыруның эшкә сәләтсезлеген раслаячак. Опекунга үзенең юридик хокуклы булуын һәм ныклы сәламәтлеген дәлилләү өчен бик күп кабинетлар үтәргә туры киләчәк.
Болар дәлилләнгәннән соң, опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итү зарур. Шуны белү мөһим: күп очракта опекунлык инвалид дәваланган психоневрологик диспансерга тапшырыла. Бу очракта опека органнары кемнең опекун булуын сайларга тиеш.
Сезне опекун дип таныганнар икән, опекага алынган кешенең милкенә бөтен документлар сезгә тапшырыла, хокукларыгыз һәм бурычларыгыз аңлатыла. Моннан тыш, сез ай саен авыруның хәле һәм аның финанс чыгымнары турында отчет бирергә тиеш. Опекун эшсез икән, аңа инвалидны караган өчен пособие тәгаенләнәчәк.
Инвалидны опекунлыкка алу өчен кирәк булган документлар Гариза тапшырганда үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш:
Опекун документлары:
* паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка таныклык;
* керемнәрне раслаучы белешмәләр;
* эш урыныннан характеристика;
* сәламәтлек торышын раслаучы медицина документлары;
* хөкем ителмәгәнлекне раслаучы белешмә;
* автобиография;
* гаиләнең башка әгъзаларының опекага ризалыгын белдерүче язма формадагы белешмә;
* яшәгән урынны тикшерү акты;
* ИНН
Опекага алынучының документлары:
* паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка документ;
* Русия Пенсия фондыннан пенсия күләме турында белешмә;
* инвалидлык турында белешмә;
* йорт кенәгәсеннән өземтә;
* эшкә сәләтсезлек турында суд карары;
* күчемсез милек булганда милеккә хокукка документлар.
Барлык документларның күчермәсен эшләү мотлак.
Нинди очракта бирелә?
Сезне инвалид итеп танысыннар өчен медицина учреждениесе белгечләренең моны документлар белән раславы таләп ителә. Алар шушы карарны кабул итә һәм тиешле белешмә бирә, шулай ук авыруны тернәкләндерү өчен шәхси программа тәкъдим итә. Учреждениегә инвалидлыкны тану турында гариза кергән көн аны билгеләгән көн дип исәпләнә һәм шушы датадан башлап бу кеше махсус социаль яклауга мохтаҗ дип исәпләнә.
* Мондый белешмә авыру яшәгән яисә теркәлгән урын буенча учреждениедә махсус комиссия тарафыннан медик-социаль экспертиза үткәрелгәннән соң бирелә. Пациентның яисә аның законлы вәкиленең язма гаризасы аны үткәрү өчен нигез булып тора, гариза белән бергә сәламәтлеккә зыян килүне раслаучы медицина документлары тапшырылырга тиеш.
* Медик-социаль экспертизага юллама сәламәтлек саклау учреждениесе яисә халыкны социаль яклау органы тарафыннан бирелә. Анда пациентның сәла­мәтлеге турында мәгълүматлар, органнары һәм системаларының зыян күрү дәрәҗәсе, организмының мөмкинлекләре һәм тернәкләндерү чаралары үткәрү нәтиҗәләре күрсәтелергә тиеш. Авыру сәламәтлеге какшау сәбәпле учреж­дениегә үзе килә алмаган очракта, мондый экспертиза аның өендә, граждан дәва­ланган стационарда яисә китерелгән документлар нигезендә читтән торып ясалырга тиеш. Һәр пациент яисә аның законлы вәкиле үз исәбенә медик-социаль экспертиза үткәрүдә катнашу өчен теләсә нинди белгечне җәлеп итү хокукына ия.
* Әгәр дә сезгә мондый юлламаны бирүдән баш тартсалар, сез организм функцияләре бозылуны һәм шуңа бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнүне раслаучы документлар белән медик-социаль экспертизага үзаллы рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз.
* Учреждение белгечләре составы экспертлар карарын кабул итәргә мөмкинлек бирмәсә, гражданны тикшереп чыгу акты баш бюрога җибәрелә, анда тиешле карар чыгарыла.
* Тикшерүнең махсус ысулларын, эксперт-тернәкләндерү диагностикасының катлаулы төрләрен һәм өстәмә мәгъ­лүматлар алуны таләп итүче очраклар өстәмә тикшерү программасы буенча махсус комиссия тарафыннан карала. Мондый программа дәвалау-профилактика, тернәкләндерү яисә башка учреж­дениедә тикшерелүне һәм авы­руның хезмәт шартларын, аның социаль-көнкүреш хәлләрен һ.б. тикшергәннән соң, баш бюроның заключениесен алуны күздә тота.
* Инвалидлык өч төркемгә бүленә, авыруга 18 яшь тулмаган булса, аңа “инвалид бала” категориясе бирелә. Инвалидлык бирү мәсьәләсен ул яшәгән шәһәр яисә районның халыкны социаль яклау органы контрольдә тота.
* I группа инвалидлары — ике елга бер, II, III группа инвалидлары — елына бер, инвалид балалар шушы категория тарафыннан билгеләнгән срокта яңадан тикшерү үтә. Бу сәламәтлек торышының ничек үзгәрүен ачыклау һәм аны яхшырту буенча тиешле чаралар күрү өчен кирәк.
* Пенсия яшендәге ир-атларга һәм хатын-кызларга, анатомик җитешсезлеге булган һәм расланган критерийлар буенча башка инвалидларга яңадан тикшерү үткәрелми торган инвалидлык билгеләнә. Әмма инвалидлык билгеләргә нигез биргән ялган документлар ачыкланса, махсус комиссия яңа тикшерү үткәрә.
* Әгәр дә пациент медик-социаль экспертиза бюросы карары белән килешмәсә, ул яисә аның законлы вәкиле баш бюрога яки халыкны социаль яклау органына шикаять бирә ала.
* Граждан баш бюро карары белән риза булмаган очракта, халыкны социаль яклау органы әлеге учреждениенең тиешле профильле белгечләренең теләсә кайсы составына экспертиза үткәрүне йөкләтә ала.
Тагын бер сорау
? — Кадерле редакция! Безнең илдә шулай бит ул, менә дигән сәламәт кешегә дә инвалидлык бирелә, гомере буе авыр чирдән газап чигүчегә ул юк. Минем энемнең фаҗигадән соң акылы зәгыйфь­ләнде. Ләкин аңа башта гына группа бирделәр дә, аннары алдылар. ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрелмәгән инвалидлык группасы билгеләнгән нинди авырулар бар? Безне нерв-психик төргә кергәннәре кызыксындыра инде.
Светлана САДЫЙКОВА.
ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрмичә гомерлек инвалидлык тәгаенләнә торган нерв-психик авырулар:
1. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган инфекция авырулары: энцефа­литларның төрләре, энцефаломиэлит, амиотрофик боковой склероз, хәрәкәт итү, сөйләм, күрү функцияләре катгый бозылуга китергән рассеянный склероз (паркинсонизм, параличлар, афазия), баш мие водянкасына (сару су авыруы) китергән склероз авыруы.
2. Акыл зәгыйфьлеге күренешләре ачык чагылучы прогрессив паралич, дәвалауга карамастан, хәл яхшырмаган очракта.
3. Баш мие имгәнү нәтиҗәсендә алынган чирләр.
4. Баш мие кан тамырлары авырулары вакытында баш миендә кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендәге барлыкка килгән авырулар.
5. Өянәк еш кабатланган һәм акыл зәгыйфьлеге белән катлауланган эпилепсия.
6. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган чирләре: миопатия, миотония, хәрәкәт итү функцияләрен бозган калтырау параличы.
7. Периферия нервларының имгәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән кул чугы яисә кулбаш параличы, аяклардагы паралич.
8. Баш һәм арка миендәге операция үткәреп булмый торган шешләр.
9. Имбециллык яисә идиотлык дәрәҗә­сендәге олигофрения.
10. Балачактан ике яклап саңгыраулык.
11. Шизофрения белән авырганнан соңгы акыл зәгыйфьлеге.
Ярдәм кирәк булса:
ufa-voi.ru
“Бөтенрусия инвлидлар җәмгыяте” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе
rabotainvalidam.ru
Вакансияләр, яңалыклар, хәйрия оешмалары телефоннары
meetinvalid.ru
Танышулар, аралашу
rusblind.ru
Сукырлар өчен махсус китапханәләрнең мәгълүмат порталы
Читайте нас: