Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:18

Башкортстан Республикасының сайлау системасына - 25 ел.

Властьның нинди булуы сайлаулар нәтиҗәсенә бәйле.

Илнең сайлау системасында Башкортстан зур игътибарга лаек. Әлеге вакытта республикада 69 территориаль һәм 3426 участок сайлау комиссияләре бар. Аларда 30 меңгә якын кеше эшли.
Сайлауларның ачык, үтәкүренмәле мохиттә оештырылуына игътибар артканнан-арта. Бу җәһәттән КОИБлар нәтиҗәле булуын ассызыклый сайлау комиссиясе әгъзалары.
Бүген Уфаның Конгресс-холл бинасында бу вакыйгага бәйле тантаналы чара үтте. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев сайлауларның ничек оештырылуы һәм аның үсеше турында сөйләде. Шулай ук ул бүген сайлауларның ничек үтүе һәм аны башкару системасының камилләшүен билгеләде.
Чарада сайлау комиссиясе әгъзаларына һәм аны оештыруга һәм үткәрүгә зур көч салучыларга республика һәм Русия дәрәҗәсендәге югары бүләкләр тапшырылды.
Фото: Гөлия Гәрәева фотосы
Читайте нас: