Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:30

Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?

Күптән түгел Русиянең үзәк матбугат чараларындагы сенсацион хәбәр күпләрне битараф калдырмагандыр. Табигать дөньясына, хәтта ки илнең азык-төлек хәвефсезлегенә... балтырган үсемлеге зур куркыныч тудыра. Дөньяда аның 70кә якын төре билгеле. Бәхеткә, әлегә Русиядә аның 40 төрлесе генә үсә.

Әлеге хәбәрне Мәскәү өлкәсе Думасы кабул иткән карар тагын да көчәйтеп җибәрде. Анда, нинди категориядәге хуҗалык төре булуына карамастан, балтырган белән мәҗбүри көрәшү кирәклеге бәян ителә. Закон быел 1 ноябрьдән көченә керде. Үз карамагындагы мәйданнарда әлеге токсик үсемлек таралуга юл куючыларга штрафлар каралган. Физик берәмлекләр өчен ул — 2-5 мең, вазыйфадагы җитәкчеләргә — 20-25 мең сум, юридик берәмлекләргә 150 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф күләме билгеләнгән. Дума депутатлары билгеләвенчә, балтырган мәйданнары Мәскәү өлкәсендә елдан-ел зурая һәм аңа каршы көрәшү көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Якынча исәпләүләр буенча, биредә балтырган 18 мең гектарны “яулап” алган.
Ниһаять, “Россельхознадзор”ның төбәк идарәсе сайтында законны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тарттырылган беренче предприятие дә күренде. Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск районындагы “Юниор” җәмгыяте үз плантациясендә агулы чүп үләне үсүгә юл куйганы өчен 400 мең сумга штрафка тарттырылган.
Русиянең аерым төбәкләрендә — Пермь краенда, Киров өлкәсендә, Удмурт һәм Мари Эл республикаларында балтырган меңнәрчә гектарны били. Һәм ул илебез киңлекләренә таралуын дәвам итә.
Мәскәү өлкәсе депутатларына илнең башка төбәкләре парламентлары әлегә кушылырга ашыкмый. Бәлки, балтырганның тереклек өчен ни дәрәҗәдә куркынычлы булуын аңлау җитмидер, ә бәлки, сәяси мәйданнарда көч сынашкан депутатларның бу мәсьәләләргә вакыты калмыйдыр. Ә менә Германиянең “Sudeutsсhe Zeitung” гәзите бу хәлне “стихия бәласе” дип бәяләргә дә өлгерде. “Әлеге чүп үләннәре кайвакыт берничә метр биеклеккә кадәр үсә, Русиядә аның гомум мәйданы бер миллион гектарга якынлаша. Балтырган үскән мәйданнарда башка үләннәргә урын юк”, — дип яза немец басмасы. — “Балтырган бәласе” Русиядә, нигездә, ясалма рәвештә булдырылды. Чөнки Сталин хакимлек иткән чорда аны илдә мал азыгы культурасы буларак үстерәләр иде... Хәзер бу проблема Русия өчен генә актуаль түгел, ул Европа илләренә дә куркыныч тудыра. Польшада, мәсәлән, балтырганны “Сталин үче” дип йөртәләр. Ә Германиядә ул 2008 елда “елның агулы үсемлеге” дип бәяләнде. Язмыш ирониясе белән, балтырган Европага Русия императоры Александр Iнең Австрия эчке эшләр министры, кенәз Меттерникка бүләге рәвешендә китерелде...
Балтырган кайсы ягы белән шулкадәр куркыныч соң? Башкортстанда ул күпме мәйданны били һәм аңа каршы көрәшү чаралары нәрсәдән гыйбарәт? Республикада агулы үсемлекнең таралуына чик куеп буламы? Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан дәүләт аграр университеты белгечләре, галимнәре фикерен тыңлап, әлеге сорауларга җавап табарга булдык.
Башта сөендерде. Хәзер көендерә...
Сосновский балтырганы Башкортстанга куркыныч тудырамы? Әгәр ул зур тизлек белән таралса, республикада аңа каршы көрәшү әзерлеге ни дәрәҗәдә? Без әлеге һәм башка сораулар белән галимнәргә, белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Кызганычка каршы, ышандырырлык уңай җавап табып булмады. Әлегә көрәшү чаралары махсус белешмә-киңәшмәләрдән узмый.
Ә яман агулы үсемлек ашыкмыйча, әмма бер каршылыксыз Башкортстан чикләрен узып, районнарга тарала. Аның быелга күпме мәйданда таралуы турында төгәл мәгълүмат юк. Аграр галимнәр әзерләгән белешмәдә, мәсәлән, республикада 965 урында әлеге төр балтырган үсүе теркәлгән, шул исәптән 418ендә ун данәгә кадәр.
Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Ботаника бакча-институтының лаборатория мөдире Лариса Абрамова фикеренчә, проблема җитди һәм бу мәсьәләдә барлык җәмәгатьчелекне “күтәрергә” кирәк. “Балтырганны чабып алу гына аз, мәҗбүри рәвештә тамырын казып алырга, аннары бөтен массаны яндырырга кирәк”, — ди ул.
Әлегә Сосновский балтырганы Удмуртия ягыннан килә. Краснокама, Тәтешле, Бүздәк, Уфа районнары инде зарарланган төбәкләр исемлегендә. Пермь краеның чиктәш җирләре дә әлеге агулы үсемлеккә бай. Башкортстанга күрше Мари Эл Республикасы, Киров өлкәсенең зур биләмәләре “балтырган колы”на әверелгән.
Менә шушы табигый казага каршы көрәшергә республика әзерме? Ни өчен тиешле органнар Мәскәү өлкәсе депутатлары үрнәгендә чаң сукмый? Галимнәр, белгечләр фикерен тыңлыйк.
Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?Азат Мөхәммәтшин,
республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек һәм мал азыгы җитештерү бүлеге
начальнигы:
— Совет чоры елларында республикада балтырган мал азыгы культурасы буларак үстерелде. Аның гомум мәйданы бер мең гек­тар­дан арта иде. Әлбәт­тә, өстен­лекле яклары да булгандыр. Технологияне төгәл үтәгәндә яхшы мал азыгы булуы да шик тудырмый. Уңышы югары. Элегрәк ни өчен балтырган күп үстерелгән дигән сорауга да берьяклы гына җавап бирергә кирәкми торгандыр. Республикада мал саны икеләтә күбрәк булган елларда, силоска ихтыяҗ-ны тулыландыруда балтырган ярдәм итте. Аннары кукуруз, көнбагыш мәйдан­нары зурайды. Яңа, биокатнашмалар белән бае­тыл­ган мал азыклары барлыкка килгәч, балтырганга игътибар кимеде.
Республиканың төньяк урман зонасына караган төбәкләрдә ул Краснокама, Аскын, Яңавыл районнарында хәтсез мәйданны алган. Йөз гектардан артыграк теркәлгән. Килешәм, аңа каршы көрәшергә кирәк. Әмма бүген бу мәсьәлә югары дәрәҗәдә каралмый. Ә инде Башкортстанда Сосновский балтырганын хәтта чүп үләне рәвешендә үсүе­нә каршы көрәшүнең, ми-немчә, ике юлы бар. Моның өчен республика парламентында яисә федераль дәрәҗәдә закон кабул итәргә яки “Россельхознадзор” аны карантиндагы үсемлек­ләр исемлегенә кертергә тиеш.
Башкортстан Фәннәр академиясе әлеге проблеманы өйрәнү максатлары өчен грантка ия булды. Ел ахырына галимнәрнең тәгаен фикер-киңәшләре әзер булыр дип ышанабыз. Кызганычка каршы, әлегә Сосновский балтырганына каршы муниципаль органнар дәрәҗәсендә һәм “балта-көрәк” ярдәме белән көрәшергә кала.
Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?Рафаэль Исмәгыйлов,
БР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, авыл хуҗалыгы фәннәре
докторы, Башкортстан дәүләт аграр университетының үсемлекчелек
кафедрасы мөдире:
— Балтырганны, техник культура буларак, 1950 еллар уртасында күпләп үстерә башлаган идек. Башкортстанда ул үзен бары тик яхшы уңышы белән күрсәтте. Хәтсез еллар элек ул чактагы авыл хуҗа­лыгы институтының башкала янәшәсендәге Миловка бистәсендә балтырганны үстерү буенча тәҗрибә басулары да бар иде. Анда ниндидер фәнни казанышлар булды дип әйтә алмыйм, әмма үсемлек үзе­нең агулы орлыкларын еракларга таратып өлгерде. Заманында аграр ху­җалыкларда ул макталды. Силос рәвешендә хәзерләгәндә, әлбәттә, файдасы бәхәссез иде. Ә менә мал тәненең ачык йонсыз урынына эләксә, балтырган суты терлекләрне “аяктан ега” иде. Малларның эчәк-ашказаны юлларының җә-рә­хәтләнү очраклары да булгалады.
Без, галимнәр, Авыл хуҗалыгы министрлыгы соравы буенча Сосновский балтырганына каршы көрә­шү, саклану чараларын әзерләдек. Әмма бу агулы үсемлекне республикага кертмәү, булган районнарда аңа каршы көрәшү буенча дәүләт программасы кабул ителергә тиеш, дигән фи­кер­дә. Әлбәттә, бу турыда рәсми мәгълүматлар юк. Ә бит балтырган сутыннан пешүдән ел саен республикада йөзләрчә кеше табибларга мөрәҗәгать итә. Арада сәламәт­легенә җитди зыян китерүче­ләр дә бар. Янә дә республикага читтән мал азыгы, яки чәчү орлыклары алып кайтуда да махсус органнарның контроле көчәергә тиеш. Әлегә Сосновский балтыр­ганының бүгенге битарафлык белән нинди зыян салачагын күз алдына китерү-че­ләр аз. Муниципаль дәрәҗәдәге чаралар җитми. Минемчә, “Россельхознадзор”, ”Россельхозцентр”ның урындагы берәмлекләре, районнардагы мәгълүмат-консультация үзәкләре белгеч­­ләре берлектә күзәтү чараларына игътибарны арттырырга тиеш. Балтырган янәшәсендә бер үсемлек, хәтта чүп үләне дә үсми. Димәк, ул тоташ яшеллек дөньясына куркыныч яный.
Белгечләрнең, галимнәрнең бу проблемалар турында кыюрак һәм ешрак сөйләве югары власть органнарының да игътибарын җәлеп итәр дип ышанам.
Штрафлар хәлне үзгәртә алырмы?
Русиядә таралган 40тан артык төрдәге балтырганның барысы да үлемечле дәрәҗәдә агулы түгел, әлбәттә. Гитлер усал нияттә файдаланырга теләгәннән аермалы буларак, аның кеше сәламәтлегенә тән тиресен чагу белән чикләнгәннәре дә аз түгел. Русиядә аның бу үсемлекне беренче тапкан галим Дмитрий Сосновский исеме белән бәйле булганы күбрәк таралган. Шуңа рәсми кулланышта ул “Сосновский балтырганы” дип йөртелә. Әлеге үсемлекнең суты тәнгә тию белән тирене пешереп ала. Әгәр зыян күргән тән өлеше зур икән, интоксикация булырга мөмкин, тән температурасы күтәрелә. Кеше шешенә башлый, башы авырта. Балтырган суты үзәк нерв системасына һәм ашказаны-эчәк юлларына зыян китерә.
Шундый куркыныч булгач, ул СССРга ничек килеп кергән һәм еллар үткәч, аны үстерү ни сәбәпле туктатылган?
Рәсми чыганакларда бу турыда кызыклы мәгълүматлар бар. Балтырганны Русия­нең үзәк төбәкләренә узган гасырның 50нче елларында кертәләр. Сүз, әлбәттә, мал азыгы рәвешендә кулланылган төре турында бара. Төньяк Америкада балтыр­ганның кыйммәтле мал азыгы рәвешендә файдаланылганын белеп, Иосиф Сталин аны СССРның барлык төбәкләрендә дә күпләп үстерү бурычын куя. Әлеге кампанияне бөек даһи мәрхүм булганнан соң ил башлыгы булып калган Никита Хрущев, аннары Леонид Брежнев дәвам итәләр. Сосновский балтырганы искиткеч уңыш бирә. Еллар үтү белән генә аның куркыныч үзенчәлекләргә ия булуы ачыклана. Балтырган суты составындагы матдәләр (фурокумариннар) терлекләр сәламәтле-генә зур зыян китерә, ит һәм сөтнең сыйфатын начарайта. Әлеге үләнне мал азыгы сыйфатында хәзерләгән авыл кешеләре арасында көчле тән пешү җәрәхәтләре алучылар, үлүчеләр дә була.
Узган гасыр ахырында балтырганны мал азыгы өчен үстерүдән башта — Европа илләрендә, аннары Берләшкән Дәүләтләр Берлегендә баш тарталар. Мәгълүм ки, нәкъ шушы чорларда илебез таралып, авыл хуҗалыгы һәртөрле реформалар “дулкыны”нда йөзә башлаган иде. Аграр предприятиеләр таралды, миллионнарча гектар җир эшкәртелмәде. Әлеге хәлләр экологик бәлагә дә юл ачты. Кайчандыр максатлы үстерелгән балтырган мәйданнары елдан-ел зураеп, авыл урамнарына кадәр якынлашты.
Белешмә. Балтырган суыктан гына тү­гел, тамыры сакланган хәлдә радиа­циядән дә курыкмый. Ул Заполярьеда да иркен үсә. Бер үсенте 100 меңгә кадәр орлык бирә. Аларның кайберләре җир катламы астында 12-15 ел ятканнан соң да шытым биреп үсәргә сәләтле. Орлыкларындагы “канат”лар аңа дистә­ләрчә чакрым ераклыкка очарга ярдәм итә. Үсемлек бүлеп чыгарган фурокумариннар янәшәдәге бер генә үсентегә дә үсәргә ирек бирми, агулы матдә, шулай ук, балтырганны яшеллек яратучы корткыч бөҗәкләрдән саклый. Тамыры ярты метрга кадәр җитә.
Узган елда Санкт-Петербургта әлеге проблемага багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелгән иде. Зур галимнәр катнашлыгында үткән әлеге чарада Сосновский балтырганының төньяк Евразиядә сөренте һәм башка авыл хуҗалыгы биләмәләренең 20-60 процентына кадәрен басып алуы хәбәр ителде. Якынча исәпләүләргә караганда, Русиядә ул барлык 196 миллион гектардагы авыл хуҗалыгы җирләренең 60 миллион гектар чамасы мәйданында очрый. Конферен-циядә илнең азык-төлек бәйсезлеге күзле-геннән караганда мөһим нәтиҗә ясалды: “Әгәр балтырган Русиядә тагын да зуррак мәйданында таралса һәм үзенең серкәсен­дә токсик катнашмаларны арттырса, бу хәлне чын мәгънәсендә үсемлек дөньясы тарафыннан кешелек яшәешенә иң зур кур­кыныч тудыручы дип кабул итәргә була”.
— Балтырганның таралуы катастрофик фараз белән бәяләнә. Урындагы власть­ларның тырышлыгы гына аз, бары тик ил күләмендә кабул ителгән федераль программа гына ярдәм итә алачак, — диде әлеге форумда Русия Фәннәр академиясе академигы Юрий Спиридонов.
Әйткәндәй, Русиядә әлегә 60 миллион гектарда үскән балтырганны төрле чаралар ярдәмендә юк итү өчен, галимнәр исәп­ләвенчә, 3,6 триллион сум акча таләп ителә. Әмма агулы үсемлекне бетерүче чараларның нәтиҗәлелеген беркем дә гарантияләми. Әлбәттә, федераль программа кирәк. Бу турыда Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка да мөрәҗәгать иткәннәр. Бәлки, программа әзерләүне озакка да сузмаслар. Ә акчаны каян алырга?
Шулай да табигать дөньясына гына түгел, кешелек яшәешенә дә куркыныч тудыручы “балтырган һөҗүме”нә каршы көрәшә башлаучы табылды. Хәзер аның сафларын тулыландыручылар булырмы? Бюджетның көче җитмәгәндә, гадәттә, штрафлар “ярдәмгә килә”. Әмма ул гына табигый афәтне җиңәргә булышлык итә алырмы?
Ничек сакланырга?
Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?Сосновский балтырганының кеше сәламәтлеге өчен иң куркыныч үзенчәлеге — аның сутларында. Тәнгә тигән очракта ачык кояш нурларыннан бөтенләй качарга кирәк. Балтырган суты кояш нуры астында тән тиресе пешүенә китерә. Әгәр сут тәнгә өс киеме, әйтик, носки аша эләгә икән, тәндәге кабырчыклар чишенгәннән соң барлыкка киләчәк. Авырту көчәюенә бүлмә яктысы да җитә. Тән кызара башлау белән, ягъни пешү билгеләре күренгәч үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр тәннең 80 проценты һәм аннан да күбрәк өлеше фотохимик пешүгә дучар булса, хәлнең үлемечле тәмамлануы да мөмкин.
* Балтырган суты күзгә эләксә — сукыраю котылгысыз. Аның яфракларына ялан кул тотынырга да ярамый. Бигрәк тә табигать кочагында ял итүче балалар аңар­дан сак булырга тиеш. Бу үсемлек бигрәк тә чәчкә ат­кан чорда куркыныч. Аңа якын килергә дә киңәш ителми.
* Балтырган янәшәсен­дәге эшегез яисә аны утаганда һәрвакыт тыгыз резина перчаткаларда һәм тән өле-ше каплаган өс киемендә булу мотлак. Киемгә зарарлы үсем­лек суты эләкмәсен өчен кул һәм аяк киемнәренең ачык өле­шен скотч белән урарга кирәк.
* Көн кояшлы булганда бал­тырганнан ераграк торыгыз.
* Әгәр балтырган суты тәннең ачык урынына эләккән икән, аны ашыгыч рәвештә күп су кулланып сабын, спирт катнашмасы, аракы белән юарга кирәк. Аннары ялкынсынуны киметүгә булышлык итүче бепантен, пантенол кремнарын сөртер­гә, Е витаминын эчәр­гә киңәш итә табиблар.
Балтырган һөҗүм итә. Аны ничек җиңәргә?Көрәш нәтиҗә бирерме?
Биеклеге — 4 метрга, тамырдан өске өлеш сабагының юанлыгы 10 сантиметрга кадәр җиткән балтырганнан котылу, әлбәттә, бик җиңел түгел. Ә инде туфракта 10-12 ел “үз сәгатен” көтеп яткан үсентене тиз генә бетерү өчен еллар, даими көрәш таләп ителә. Дөресен әйтергә кирәк, әлегә дәүләт тарафыннан бернинди программа кабул итү турында сүз юк. Әйткән­дәй, Белоруссия Президенты колхозларда, гомумән, биләмәләрдә балтырган үстермәүне шәхси конт­ролендә тота, дип яза Русия бас­малары. Дөрес, илебезнең берни-чә фәнни-тикшеренү үзәгендә фә­кать балтырганны юк итәргә сә­ләтле, шул ук вакытта башка үсемлекләргә зыян салмаучы гербицидлар булдыру өстендә эшлиләр.
Димәк, әлегә кул көче белән көрәшәсе кала. Аның ике юлы бар:
Балтырганны ул җитешкән орлыкларын тарата башлаганчы юк итәргә кирәк. Моның өчен аны чабу һәм тамырларын казып алу яисә тамырына “Раундап” гербицидын сибү таләп ителә. Әгәр ихата, бакча участогында әлеге агулы үсемлек бар икән, бу гербицидны укол рәве­шендә аның сабакларына кадагыз. Агу тамырга да төшәчәк. Әмма аны беренче елны ук бөтенләй юк итәм дип тырышуыгыз юкка. Ул икенче, өченче елны да үсеп чыгачак. Шуңа күрә бу эшне берничә ел һәм ул орлыгын таратканчы башкарырга кирәк.
Икенче юлы — даими рәвештә чабып алу. Әмма чапканда балтырган сутының тирә-якка чәчрәвен­нән, үзегезгә эләгүдән сак булыгыз. Ничек киенү тәртибен югарыда аңлаткан идек инде. Даими рәвештә балтыр­ганнарның яшь үсентеләрен дә чабып торсагыз, әлбәттә, ул елдан-ел кимеп юкка чыгар.
Читайте нас: