Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:26

”Җаваплылыкны үз өстемә алам!”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы республикага инвестицияләр җәлеп итүгә беренчел игътибар бирә.

Башкортстан икътисадына инвестицияләр җәлеп итүнең көнүзәк бурыч булуы турында күп сөйлиләр, чөнки инвестицияләр ул, гадиләштереп әйткәндә, эш урыннары, хезмәт хакы һәм салымнар, социаль-икътисади үсеш дигән сүз.
Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, республикадагы төп социаль-икътисади күрсәткечләр илдәге уртача саннардан югарырак, без инвестиция хәвефлеге минималь булган төбәкләр төркеменә карыйбыз. Ләкин әлеге вакытта икътисадка инвестицияләр җәлеп итүдә сүлпәнлек күзәтелә. Әлбәттә, бу ил күләмендә соңгы еллардагы икътисади торгынлык белән дә бәйле.
”Җаваплылыкны үз өстемә алам!”
Ничек кенә булмасын, инвести­цияләр темасы ифрат мөһим. Чөнки, алда билгеләнгәнчә, яңача җитештерү, социаль-икътисади үсеш инвесторларсыз, яки акчасыз мөмкин түгел. Шуңа да инвести-цияләр дәүләт сәясәтенең иң мөһим юнәлеше исәпләнә. Бу өлкәдә системаны җайга салу өчен күп очракта беренче җитәкчеләрнең үтемле сүзе кирәк. Шуңа күрә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәр атнаны “Инвестиция сәгате” үткәрү хакында белдергән иде. “Бу эшчәнлек буенча җавап­лылыкны үз өстемә алам, төбәк җитәкчесе буларак, шуның белән шәгыльләнәчәкмен. Инвестиция­ләр җәлеп итү минем өчен иң мөһим мәсьәлә булачак”, — диде ул. Инвестиция­ләр җәлеп итү буенча власть органнары һәм муниципалитетлар эшчәнлеген республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин координацияләячәк.
Узган атнада Республика йортында “Инвестиция сәгате” барышында Радий Хәбиров инвесторлар белән очрашты. Эшлекле сөйләшү-дә, шулай ук, Башкортстан Хөкүмә-те әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Шунда ук республика сәнәгать предприятиеләрендә тормышка ашырылачак проектлар буенча ике килешүгә кул куелды. Аның беренчесе төрле җиһазларга электротехник тартмалар җитештерүче завод төзелешенә кагыла. “ЭлКом” компаниясе завод төзелешенә 651 миллион сум инвестицияләр салачак. Проект 213 яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота.
Икенче проектны Ишембайдагы “ИНМАН” акционерлар җәмгыяте тормышка ашырачак. Предприятие заманча кран-манитуляторлар җи-тештерүче куәтләрне камилләш-терүгә 230 миллион сум юнәлтәчәк.
Билгеле булуынча, ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң, Кытайның Башкортстан белән кызыксынуы артты. Әйтик, республикада алар цемент предприятиесе салачак. Инвестицияләр күләме — 200 миллион доллар (13 миллиард сум) тирәсе. Башкортстан, үз чиратында, бу илгә башкорт балын сата башлады. Киләчәктә Кытайга ит һәм сөт ризыклары сата башлау планы да бар. Атап әйткәндә, кытайлыларның Бәләбәй сөт заводы продукциясе белән кызыксынуы билгеле.
Узган атнада Радий Хәбиров Урал аръягында бик зур инвестиция проектын тормышка ашыручылар белән очрашты. Бу проектны (цемент заводы) гамәлгә ашыру вакыты (2017-19 еллар), якларның йөкләмәләре билгеләнгән. Башкортстан җитәкчесе Кытай Халык Республикасы вәкилләре – “Цзюньхэ” тирә-як мохитне саклау буенча Сычуань компаниясе башлыгы Ли Лэцзюнь, “Сычуань-Сибай индустриаль паркы” генеральный директоры Чжан Цзиньхуэй белән сөйләшүләр алып барды. Проектка инвестицияләрне “Сычуань-Сибай индустриаль паркы” сала. Биредә барлыгы 200дән артык кеше эшләячәк.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас: