Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2018, 11:28

2,2 миллиард сум янга калган

Дәүләт сатып алуларын үзәкләштерелгән система аша оештыру Башкортстанга бюджет акчаларын янга калдырырга ярдәм итә. Әлеге күрсәткеч буенча республика федераль округта гына түгел, ил төбәкләре арасында да лидерлар исемлегендә.

Сәүдә-сатып алу эшчәнлеген яңа системага көйләүдән Башкортстан ел башыннан 2,2 миллиард сум чамасы бюджет акчасын экономияләде, дип белдерде журналистлар белән очрашуда республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков.

Матбугат конференциясендә министр дәүләт сатып алуларының үзәкләштерелгән системасын куллана башлауны республика икътисадында мөһим вакыйга буларак ассызыклады. Ел башыннан янга калдырылган средстволар 10 яңа, яки уртача зурлыктагы 20 балалар бакчасы дигән сүз.

Яңа системага күчкәнче әлеге эшкә өч мең чамасы белгеч җәлеп ителгән булса, хәзер аларның саны ике дистәдән артмый. Дәүләт заказларын урнаштыруда сыйфат һәм вакыт күләме яхшырган.

Әлеге чарада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Хомяков журналистларны җавапсыз поставкалаучылар белән көрәшү чаралары, әлеге системаның көндәшлек шартларында эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды.

Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: